Мамык авыл җирлегендә үзара салым акчалары авыл халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга тотыла

2021 елның 22 феврале, дүшәмбе

Хәзерге вакытта Мамык авыл җирлеге авылларында үзара салым акчаларын җыю бара.

Халык республика программасына уңай карый, чөнки  җыйган акчаларны дәүләт ел саен 4 тапкыр арттырып финанслый. Ә бу авыл халкының мөһим проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Мәсәлән, узган ел үзара салым акчасына Мамык авыл җирлегендә су скважиналары территориясендә 2 павильон төзелгщн, электр җиһазлары алмаштырылган, яңа койма тотылган.

Мамыкта үзара салым акчасы Мичурин урамында 200 метр озынлыгында, Бутаиха поселогында  кибет һәм почтага кадәр юл салганнар.

Моннан тыш, Бутаихада чишмәгә кадәр 175 метр тротуар төзегәннәр, ә чишмәнең үзендә - яңа кое ясаганнар, аңа өскорма куйганнар, мәйданчыкка бетон җәйгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International