Нурлатта туган тел көне Халыклар дуслыгы билгесе астында узды

2021 елның 21 феврале, якшәмбе

Нурлатта туган тел көненә багышланган бәйрәм чаралары маршруты "Гаилә" скверыннан башланды. Биредә «Без төрле, әмма без бергә»дигән кызыклы уен программасы узды.

Олысы - кечесе өчен күңелле конкурслар һәм халык уеннары оештырылды. Алар бергәләп ярыштылар, җиңүгә шатландылар һәм җиңелүләренә борчылдылар, эстафетаның һәр этабында дуслык җиңде.

Бу скверда яңгыраган балалар авазлары һәм музыка тынып та өлгермәде, халык күңел ачулары күрше "Музыкаль" скверда башланып китте. «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр кунакларны татар, рус һәм чуаш телләрендә шигырьләр белән каршы алды.

Конкурс-уен программасы үзенең «Милли төсмерләр» дигән исеменә тулысынча туры килеп торды. Оештыручылар әби – бабаларыбыздан килгән иң популяр рус, татар һәм чуаш уеннарын искә алырга тәкъдим иттеләр. Әйлән-бәйләннән башка нинди күңел ачулар булсын инде! Өлкәннәр дә, балалар да кулга-кул тотынышып түгәрәктә әйләнделәр, җырладылар. Бергәләшеп җылындылар, күңел ачтылар. Кашыкчыларның дәртле чыгышы бәйрәмне дәвам иттерде. Аларның оста чыгышын тамашачылар алкышларга күмде. Бу мәйданчыктагы программа күмәк флешмоб белән тәмамланды.

Үзәк мәйдан бу мизгеләрдә шау-гөр килеп торган уен –көлке, милли бизәкләргә күмелде, авыл җирлекләре тырышлыгы белән куелган палаткаларда самавырлар чыжлап, кайнар коймаклар пеште, гармун көйләре астында турле милләт халыкларының җырлары яңгырады. Бәйрәм кунакларын кайнатма һәм беленнәр белән сыйладылар. Ә кырыктартмачылар кулдан ясалган курчаклар - кулдан эшләре белән гаҗәпләндерделәр. Бәйрәм кунаклары җирлекара үзәк китапханә әзерләгән акциядә дә катнаштылар, төрле телләрдә шигырьләр укыдылар, китап күргәзмәсендәге басмалар белән таныштылар.

«Театр» скверы сәхнәсендә «Әй, моңлы туган телем!» бәйрәм концерты оештырылды.

  • Зәмһәрир суык та безнең бәйрәмгә комачауламады, - дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов. Ул нурлатлыларны Туган тел көне белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Котлауларга шулай ук Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров һәм Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева да кушылды.

Гомумән, барлык бәйрәм чаралары бу көнне дуслык билгесе астында узды. Нурлатлылар бер-берсен туган телләрендә котладылар, аралаштылар, үз хис-тойгылары һәм яхшы кәефләре, уңай хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International