Тулаем алганда, өстәл артында узган чараның мәртәбәле кунаклары туган телләрен саклау һәм үстерү турында фикерләре, чит илдә туган телләрендә аралашу белән бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар. Валентин Михайлович белән Антонина Халипа шигырьләрен укыдылар һәм аларның тарихы белән таныштырдылар. Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева мондый очрашуларны даими рәвештә үткәрергә, шулай ук район авылларына чыгып, тематик чаралар үткәрергә дигән тәкъдим кертте.
«Туган тел язмышы үзебездән тора. Безгә аны белү һәм сөйләшү генә түгел, балаларыбызга тапшыру, киләчәк буыннар өчен саклап калу да васыять ителгән», – дип билгеләде Галина Владимировна.