Нурлат студентлары Татарстанның тарихын һәм мәдәниятен белүдә көч сынашты

2021 елның 21 феврале, якшәмбе

Шушы көннәрдә «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» нең Нурлат җирле бүлекчәсе вәкилләре Нурлат аграр техникумында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган квиз-уен үткәрде.

Анда 3 команда катнашты. Студентлар республика тарихы һәм мәдәнияте буенча бик яхшы белемнәре белән шатландырдылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

Урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында - «Яшьлек» командасы, 2 нче урында - «Уңышлылар», 3 нче урында - «Зирәкләр». Конкурсны оештыручылар җиңүчеләр һәм призерларга грамоталар һәм медальләр тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International