Фестивальдә Зәй, Нурлат, Сарман һәм Чирмешән районнары командалары катнашты.
Шушы көннәрдә Зәй шәһәрендә "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең зона этабы узды.
Шәхси беренчелектә нурлатлылар беренче һәм биш икенче урынны яуладылар. Бу безнең командага икенче команда урынын яуларга мөмкинлек бирде.
Гомумән алганда, фестивальдә катнашучылар урыннан озынлыкка сикерүдә, басып торган килеш бөгелү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү нормативларын үтәделәр, чаңгы ярышларында һ.б уенарда катнаштылар