Нурлатта Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт узды

2021 елның 20 феврале, шимбә

Февральдә патриотик рух аеруча сизелә: без Ватанны саклаучыларга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларга, Россия Кораллы Көчләрендә Ватан хезмәте алдында бурычларын үтәгән ир-атларга, шулай ук илнең булачак сакчыларына хөрмәт һәм ихтирам күрсәтәбез.

Менә шәһәр Мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара да аеруча атмосфера, илебезгә һәм халкыбызга тугрылык атмосферасы, тынычлык һәм иминлек хакына баш салган сугышчыларның туганнарына җан җылысы, эчкерсезлек һәм чиксез игелек атмосферасына бай булды.  Чарага килгән кунакларны бәйрәм рухы фойедан ук каршы алды: биредә “Армия чемоданы” күргәзмәсе, “Кадерле мизгел” армия альбомнары, “Без хәтерлибез, горурланабыз!” темасына иҗади эшләр, шулай ук Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган күргәзмәләр, “Дан, сиңа, сугышчы!” фотозонасы эшләде.

Концерт башланыр алдыннан  бәйрәм белән район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов котлады. Ул Ватанны саклап изге бурычын үтәп кайткан якташларыбызга зур рәхмәт белдерде, киләчәк буынга аларның батырлыкларын һәм кыюлыкларын мисал итеп китерде. Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин һәлак булган якташларыбыз истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.

Чарада күп санлы кунаклар катнашты, аларның һәркайсы сәхнәдә чыгыш ясап, Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык, аны кайгырту, саклау турында сөйләде. Бәйрәм концерт номерлары һәм бүләкләүләр белән дәвам итте.

Бу кичәдә күпләрне Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үттеләр. РФ Дәүләт Думасы Рәисенең оборона буенча ярдәмчесе, Россия Герое, генерал-полковник В.А. Шаманов ярдәмчесе Магомед Рәсүл Умахан улы Ахмудалаевич Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшинга патриотик традицияләрне саклаган өчен рәхмәт белдерде һәм Линар Маняпов аша Рәхмәт хаты тапшырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International