Ватанны саклаучылар көне алдыннан оештырылган чаңгы ярышларында нурлатлылар гаиләләре белән катнашты

2021 елның 20 феврале, шимбә

"Ак Барс" спорт үзәгендә «Аталар һәм балалар»традицион чаңгы эстафетасы узды.

 

Бу юлы район мәгариф бүлеге оештырган ярышларда районның төрле мәктәпләреннән 18 команда катнашты. Әтиләре стартка үзләренең 5-8 сыйныфта укучы уллары һәм кызлары белән чыктылар.

Эстафета нәтиҗәләре:

 

Кызы һәм әтисе

 

1 урын-Вероника һәм Иван Парфирьевлар (Иске Чаллы мәктәбе)

 

2 урын-Кристина һәм Михаил Беловлар (Киекле мәктәбе)

 

3 урын-Татьяна һәм Анатолий Алексеевлар (9 нчы мәктәп)

Улы һәм әтисе

 

1 урын-Эдуард һәм Андрей Жирновлар (4 нче мәктәп)

 

2 урын-Булат һәм Айрат Ибраһимовлар (3нче мәктәп)

 

3 урын-Кирилл һәм Андрей Авдушкиннар (гимназия)

Гомумән, чара зур кышкы бәйрәм буларак узды. Мәктәп укучылары кызыклы эстафеталарда катнаштылар, ярыштылар, әкият геройлары белән бергә кышкы уеннар уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International