Шушы көннәрдә Нурлат муниципаль районының "Бердәм Россия" партиясе тарафдарлары "Игелекле эшләр партиясе" календаре кысаларында "РосКвиз"ип исемләнгән - булачак бәйрәм тарихын, полководецларны, Россия Геройларын белүгә багышланган команда интеллектуаль уены үткәрделәр.
Уен 5 раундтан торды. Уенда катнашучылар 3 командага бүленде. Интеллектуаль уен нәтиҗәләре буенча тарафдарлар советы рәисе Ольга Пакшина җиңүчеләргә грамоталар тапшырды. 1 урынны «Бердәмлек» командасы, 2 урынны - «Патриотлар», 3 урынны - «Ватан» командасы алды