Түбән Нурлатта Миншакир Бакиров истәлегенә музей ачылды

2021 елның 20 феврале, шимбә

Миншакир Бакиров Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Түбән Нурлат микрорайонының башлангыч мәктәбендә якташыбыз истәлегенә музей ачылды.

Ул шушы авылда туып-үскән. Хәрби хезмәткә 1979 елның 25 октябрендә алына.   Әфганстанга эләгә, снайпер була. 1981 елның 17 сентябрендә  сугышта яралана. Миншакир Бакиров «Батырлык өчен» медале, вафатыннан соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

 - Интернационалист сугышчылар Салих Гомәров, Гәрәев Айрат кергән инициатив төркемебез мәктәптә музей ачу турында килештек, без моны ярты ел элек планлаштырдык һәм хәзерлек эшләрен башладык. Игелекле эш башкардыкдип уйлыйм, музейга мәктәп укучылары, өлкәннәр дә йөриячәк. Бу-бөтен микрорайон өчен бүләк, - диде музей Советы рәисе Минсәлих Әюпов.

Шулай ук бу көнне сугыш хәрәкәтләре ветераннары Миншакир Бакиров каберендә булдылар, веноклар куйдылар һәм ул яшәгән йорт диварына истәлек тактасы урнаштырдылар.

Ә бу вакытта Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә Миншакир Бакиров истәлегенә багышланган милли көрәш буенча ачык турнир узды. Быел ярышлар  25 нче тапкыр үткәрелде. Турнирга шулай ук Чистай, Аксубай, Чирмешән, Лениногорск районнарыннан көрәшчеләр килде, Нурлат районы данын «Тулпар», «Батыр», «Чулпан», «Түбән Нурлат» командалары яклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International