Нурлат педагоглары «Ел укытучысы» конкурсының зона этабында чыгыш ясадылар

2021 елның 20 феврале, шимбә

Нурлат районы педагоглары «Ел укытучысы – 2021» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының зона этабында катнаштылар.

Безнең районны муниципаль этапта җиңүчеләр- шәһәр гимназиясеннән татар теле укытучысы Гөлия Шәйхетдинова һәм инглиз теле укытучысы Элеонора Хөсәенова, 4-нче номерлы мәктәпнең физика укытучысы Зилә Хисмәтова һәм 2-нче номерлы мәктәпнең яшь педагогы Ольга Трофимова тәкъдим иттеләр.

Конкурс 17 һәм 18 февральдә Чирмешәндә узды. Конкурс шартлары буенча укытучылар жюри хөкеменә укучылар белән дәрес үткәрде һәм коллегалары өчен мастер-класс күрсәтте. Безнең конкурсантлар жюри тарафыннан яхшы бәягә лаек булды, ә менә нәтиҗәләр ике атна көтәргә туры киләчәк. Ә хәзергә  безнең педагогларга уңышлар теләп нәтиҗәләрне көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International