Нурлат аграр техникумында гер спорты буенча Ватанны саклаучылар көненә багышланган турнир узды

2021 елның 19 феврале, җомга

Бүген Нурлат аграр техникумы базасында гер спорты буенча Ватанны саклаучылар көненә багышланган турнир узды. Гвардиячеләр турниры Кубогына ярышны «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә уздырды.

Ярышларда техникумның 20дән артык студенты катнашты. Нәтиҗәдә 1 урынны - Шәфкать Сәлахов алды, авыр герне ул 51 тапкыр күтәрде, 2 урында - Нәфкать Минхәйдаров, ул герне 44 тапкыр күтәрде, 3 урында - Айназ Шәфиев, аның нәтиҗәсе -  34 тапкыр күтәрү.

Җиңүчеләрне һәм призерларны кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләделәр.

 

Чарада «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк штабы җитәкчесе Динар Бариевны яшьләргә ярдәм итүләре өчен аерым рәхмәт сүзләре белән билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International