55 яшьтән өлкән нурлатлылар сәнгатьтә ир-ат образы турында фикер алышты

2021 елның 19 феврале, җомга

Халыклар дуслыгы йортында 55+»клубы катнашучылары белән «Сәнгатьтә ир-ат образы» дигән темага карата кызыклы һәм мәгънәле чара узды. Хатын-кызлар танылган шәхесләр  тормышы турында кызыклы мәгълүмат алдылар, фикер алыштылар.

Мәсәлән, әсәрләреннән башка музыка дөньясын һәм тулаем дөньяны күз алдына китерү кыен булган бөек композитор Моцарт. Шулай ук Булат Окуджава - язучы, шагыйрь, композитор һәм сценарист. Аның турында әңгәмә дә мавыктыргыч булды һәм  барысы бергәләп аның «Ваше Благородие» композициясен  башкардылар. “55+” клубы җитәкчесе Надежда Белова гадәттәгечә видеопрезентация әзерләгән, ул тематик очрашу геройлары турында сөйләде.

«55+ » клубы әгъзалары  Халыклар дуслыгы йортында мондый чараларның тулы циклын үткәрергә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International