Ватанны саклаучылар көне алдыннан Халыклар дуслыгы йортында сугышчы-интернационалистлар һәм районның хәрби туганлык вәкилләре белән истәлекле очрашу булды. Алар шәһәрнең 3нче мәктәбенең 6 сыйныф укучылары өчен батырлык дәресе үткәрделәр.
Эзләнү экспедицияләре барышында табылган фронт трофейлары зур кызыксыну уячтты. Укучыларны Бөек Ватан сугышы, Ватаннан читтә хәрби хәрәкәтләр һәм аның геройлары турында тарихи белешмә дә кызыксындырды. Сугышчан туганлык вәкилләренең истәлекләре очрашуда катнашучыларның күңелендә тирән эз калдырды. Очрашу Альберт Мөхәммәтов башкаруындагы «Сугыш бетте» җыры белән тәмамланды.