Кичә, 18 февральдә, «Форпост» үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Әлфия Билданова һәм 8нче номерлы шәһәр мәктәбеннән форпостчылар Чистай шәһәрендә уздырылган «Йогынты өлкәсе» агитация акциясендә катнаштылар.
Әлеге акция кысаларында "Иҗтимагый патриотик оешманың роле. Проблемаларны эзләү һәм аларны чишү» һәм «Креатив фикерләү" темаларына багышланган ике мастер-класс үтте.
Шулай ук 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуга багышланган күргәзмә белән таныштылар, «Форпост»муниципаль үзәкләре җитәкчеләре өчен узган зона киңәшмәсендә катнаштылар.