Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2021 ел Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде.
Шул уңайдан «Киләчәк» балалар иҗаты үзәгендә техник иҗат күргәзмәсе оештырылды.
Биредә «Авиамодельләштерү», «Суднолар модельләштерү», «Робототехника», «Пирография», «Агач эшкәртү» түгәрәкләр берләшмәләренең эшләре тәкъдим ителгән.
"Техник иҗат күргәзмәсен оештыру безнең тәрбияләнүчеләргә педагоглар белән берлектә булдырылган үз эшләрен тәкъдим итү мөмкинлеген бирә. Ә безнең үзәк кунакларына һәм күргәзмәне карарга килүчеләргә балаларның иҗаты белән танышу мөмкинлеген тудыра», - дип сөйләде “Киләчәк” иҗат үзәге директоры Эльмира Лещенко