Нурлатның 4 нче мәктәбендә 6 нчы сыйныф укучыларын яшь армиячеләр сафына кабул иттеләр

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

“Грани” мәдәни-күңел ачу үзәге коллективы тарафыннан мәктәп җитәкчелеге белән берлектә оештырылган батырлык дәресендә сугышчы-интернационалистлар, шулай ук “Сугышчан туганлык” эзләү отряды әгъзалары катнашты.

Булачак яшь армиячеләр матур итеп тезелеп басып “Яшь армияче” әгъзасының антын кабатладылар. “Юнармия” штабының җирле бүлекчәсе начальнигы Алексей Тихонов балаларга яшь армияче таныклыгын тапшырды. Чарада катнашучылар алдында шулай ук “Тылсымлы кош” театр студиясенең яшь йолдызчыклары чыгыш ясады.

Хәрби-интернационалистлар үз хезмәтләре турында сөйләделәр, яшүсмерләрнең сорауларына җавап бирделәр, балаларга эзләү отряды эше турында фильм күрсәттеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International