Бүгенге юбилярыбыз Зоя Егоровна Камышинаны шикәрәрчеләр микрорайонында гына түгел, Нурлатта да күпләр белә һәм хөрмәт итә. Хезмәт дәверендә аның башта кече тәрбияче, аннары тәрбияче вазыйфасында күпме сабыйны тәрбияләп балалар бакчасыннан мәктәпкә озатканын исәпләп чыгаруы кыен.
Шәхси тормышындагы әлеге истәлекле дата белән Зоя Егоровнаны район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады, юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
Зоя Камышина – бик сирәк кешедә очраучы сыйфатлар иясе. Аны һәрвакыт бик көчле эшкә сәләтлелек, намуслылык, пөһтәлек, һәм тагын иксез-чиксез яхшылык һәм тыйнаклык аерып торган. Моны район ветераннарының (пенсионерларның) җирле иҗтимагый оешмасы рәисе, юбиляр белән халык мәгарифе системасында эшләргә насыйп булган Разия Садретдинова да билгеләп үтте.
«Әбием беркайчан да тавыш күтәрмәде, башкалар янында үз тәрбияләнүчеләрен һичкайчан аермады. Аңа искиткеч балаларны аңлау сәләте хас» - дип яратып сөйли Марина Насыйрова әбисе турында.
Зоя Камышина белән язмыш һәрвакытта да яхшы мөгамәләдә булмаса да, ул үзенең күңел җылысын югалтмаган. Соңгы вакытта авырулар биләп алса да, зарланмый.
“Тагын да яшисе, балалар, оныклар, оныкчыклар белән хозурланасы килә”, - диде юбиляр кунаклар аның адресына әйткән теләкләренә җавап итеп. Алар һәммәсе дә тормышка ашсын!