“Грани” мәдәни-ял итү үзәгенең иҗат командасы Нурлатта яшәүчеләр белән танып-белү очрашулары циклын башлый. Мондый беренче чара Халыкара туган тел көненә багышланган иде, ә мәктәпкәчә яшьтәгеләр аның кунаклары булды.
“Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Туган тел - халык байлыгы” дигән интерактив әңгәмәдә катнаштылар. Сүз туган республикабызның бай һәм үзенчәлекле мәдәнияте турында барды. Балалар уен формасында милли костюмнар, орнаментларның төрлелеге белән таныштылар. Аларны Нурлат районында яшәүче төп милләтләрнең халык авыз иҗаты кызыксындырды.
Оештыручылар алдан ук хәрәкәтле музыкаль уеннар әзерләгән иде. Барлык катнашучылар өчен дә уртак иҗади номерлар күңелле сюрприз булды.
«Грани» хезмәткәрләре хәбәр итүләренчә, мондый чаралар биредә системалы рәвештә үткәреләчәк.