Нурлатлылар Кадастр палатасы экспертларына «Кайнар линия» телефоны буенча сораулар бирә ала

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

19 февральдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Кадастр палатасы күчемсез милеккә кагылышлы вакытында алынмаган документларны алу мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә.

Милекчеләр яки аларның ышанычлы затлары, хисап-теркәү процедуралары тәмамланганнан соң, күчемсез милеккә документларын вакытында ала алмаса, нишләргә? Үз вакытында алынмаган документлар кайчан Кадастр палатасына саклауга тапшырыла, шулай ук гариза бирүчеләр «онытылган» документларны кайдан ала алалар?Бу һәм башка сорауларны (843) 514-90-77 (2107) телефоны буенча ведомство экспертларына бирергә мөмкин булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International