Кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ-инфекция) китереп чыгара торган авыруларның таралуына каршы тору комиссиясе утырышында берничә мөһим мәсьәлә каралды.
Утырышны СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия рәисе, Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина алып барды.
Комиссия секретаре Нурлат үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Татьяна Соренкова Нурлат муниципаль районы территориясендә ВИЧ-инфекция таралуга каршы тору чаралары турында мәгълүмат бирде. Комиссия секретаре Нурлат РҮХнең баш табибы урынбасары Татьяна Соренкова Нурлат муниципаль районы территориясендә ВИЧ-инфекциянең таралуына каршы тору чаралары турында мәгълүмат бирде. Татарстан Республикасында ВИЧ-йогышы белән авыру ситуациясе турында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Чирмешән районнары территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгече Алсу Абдулганеева мәгълүматы тыңланды.