Киекледә санитар чистарту башланды инде

2013 елның 10 апреле, чәршәмбе

– Эш күләме бик зур. Май бәйрәмнәренә кадәр җирлеккә кергән өч авылны да чистартып, тәртипкә китерергә иде. Моннан тыш, буяу, агарту эшләре дә бар. Киекле, Кизләү авылларында җыештыру эшләрен үз көчебез белән алып барабыз. Көннәр җылына башлагач, авыл халкы да үз йорт территорияләрен җыештырырга керешер дип өметләнәбез, - ди Киекле авыл җирлеге башлыгы Фәридә Вафина. Киекле авылының иң проблемалы урыны – Үзәк урам санала, Үрнәк чишмәсе территориясе дә шундыйлардан. “Күпләребез урамнарның, чишмә тирәләренең чисталыгы үзебездән торуын оныта бугай. Чүпне теләсә кайда ташлап калдыралар”, - ди авыл җирлеге башлыгы. Айлык кысаларында чистарту эшләрен контрольдә тоту буенча махсус комиссия дә эшләячәк. Үз территорияләрен җыештырмаганнарга штраф яный, дип хәбәр итәләр җирлек советында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International