Нурлатта иң яхшы юл-патруль хезмәте экипажын бүләкләделәр

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Бүген ЮХИДИнең Нурлат бүлегендә 2020 елның 4 кварталы йомгаклары буенча районның иң яхшы автоинспекторларын бүләкләделәр. Михаил Королев һәм Алексей Мордвинов составындагы юл-патруль хезмәте экипажы бу чорда 7 җинаять ачкан һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 697 очрагын ачыклауга ирешкән. Яхшы күрсәткечләре өчен аларны Татарстан Республикасында иң яхшы ЮХИДИ экипажы дип билгеләделәр. ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе ветераннар советы рәисе Валерий Савкиннан алар лаеклы бүләкне һәм котлауларны кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International