Бүген шәһәрнең 9 нчы мәктәбендә 10 һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен «Туган телне өйрәнү кирәкме яки юкмы? " дигән темага Парламент дәресе узды. Аны директорның методик эш буенча урынбасары, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Мария Иванова уздырды. Дәрестә «Бердәм Россия» фракциясеннән шәһәр Советы депутаты Әлфия Галәүтдинова катнашты. Дебатлар спикерлары сыйфатында «Яшь җилкәннәр» мәктәп үзидарәсе әгъзалары чыгыш ясады.
Әңгәмә Нурлат районы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен, гореф-гадәтләрен, милли ризыкларын, мәдәниятен саклау мәсьәләләренә багышланган иде. Укучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар, телнең үз функциясен югалтмасын өчен уңай шартлар тудыруның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында фикер алыштылар.
"Дискуссия вакытында балалар миңа туган телеңне өйрәнергә кирәкме дигән сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Мин үз гаиләм үрнәгендә туган телне өйрәнү, тарихыбызны, мирасын саклау мөһимлеге турында фикерләрем белән уртаклаштым. Иң мөһиме: туган телгә булган мәхәббәт һәм хөрмәт, иң элек, ата-аналардан күчәргә тиеш, алар, беренче чиратта, үз үрнәкләрендә, бала күңелендә милли рух тәрбияләргә бурычлы. Шул ук вакытта чит телләрне өйрәнү дә бик мөһим. Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе буларак, миңа төрле милләт вәкилләре белән күп аралашырга туры килә, һәм бу тема бик актуаль»,- дип уртаклашты Әлфия Салиховна.
Әлфия Галәүтдинова Парламент дәресе вакытында иң актив укучыларны билгеләп үтте, аларга ТАССРның 100 еллыгы һәм Нурлатның 110 еллыгы логотибы төшерелгән блокнотлар һәм ручкалар бүләк итте.