Спорт ярышы Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган авылдашлары Рәис Һадиев истәлегенә багышлап үткәрелде. Аның авылдашлары, туганнары 36 ел элек һәлак булган Рәис Һадиев турындагы якты истәлекне кадерләп саклыйлар. Батыр сугышчы хөрмәтенә авыл клубы янында стела ачылган, төрле истәлекле чаралар еш үткәрелә. Хәзер әлеге чараларның исемлеген сугышчы-интернационалист истәлегенә багышланган чаңгы эстафетасы да тулыландырды. Әлеге чаңгы эстафетасы Яңа Әмзәдә беренче тапкыр шушы кустка караган авыл җирлекләре катнашында оештырылды.
“Чаңгы эстафетасы үткәрүне Әмзә һәм Кычытканлы авылларының мәдәният хезмәткәрләре тәкъдим итте. Без мондый ярышлар оештыруны хуплыйбыз гына, чөнки бу куст авылларында спорт ярышлары сирәгрәк үткәрелә. Ә бу чара чаңгыда узышу буларак түгел, ул үзенең патриотик юнәлеше белән дә кадерле. Аны Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларның иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе, мәдәният бүлеге, «Форпост» үзәге, «Ледок» спорт мәктәбе белән берлектә үткәрделәр, – диде район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Румия Фәтхетдинова.
Эстафетада Әмзә, Кычытканлы, Иске Әлмәт авыл җирлекләре командалары катнашты. Хуҗалар исә ярышларга берьюлы ике команда – Яңа Әмзә һәм Иске Әмзә авылларыннан команда җыеп катнаштылар. Нәтиҗәдә, яңа әмзәлеләр – беренче, кычытканлылар – икенче, иске әлмәтлеләр өченче урыннарны яуладылар. Соңыннан, чаңгы эстафетасында катнашкан күрше авыллардан килгән командалар бергәләп чәй табыны артына җыелдылар. Ә әмзәлеләр авылдашлары истәлегенә чаңгы эстафетасын уздыруны киләчәктә традициягә кертергә теләү фикере белән уртаклаштылар.