Бүген шәһәр гимназиясендә өлкән сыйныф укучылары өчен “Татарстан - безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәният һәм телләрнең күптөрлелеге - республиканың уникаль байлыгы” темасына Парламент дәресе узды. Аны гимназиянең җәмгыять белеме укытучысы Нина Авдушкина үткәрде. Анда Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин да катнашты. Дәрес барышында укучылар безнең республика, аның мәдәнияте, милли составы, башка илләр белән дөнья хезмәттәшлеге турында чыгышлар әзерләделәр. Нина Александровна дәрестә катнашучыларның игътибарын милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклауның мөһимлегенә юнәлтте, дәүләтнең республикада яшәүче барлык халыкларның традицион мәдәниятен актив үстерүе һәм саклап калырга булышуы турында сөйләде.
«Без күп милләтле районда яшибез, анда күп кенә милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Шәһәр үсә, үсә, әмма шул ук вакытта әби-бабаларыбыздан күчкән традицияләр дә саклана. Үсеп килүче буынның бурычы - аларны кадерләп саклау гына түгел, киләчәк буыннарга да тапшыру. Бу тынычлык, татулык һәм үзара аңлашу төп өстенлекләр булып калсын өчен кирәк”, - диде Алмаз Сәлимович, гимназистларга мөрәҗәгать итеп, туган телне саклауның мөһимлеген дә билгеләп үтте.
Дәрес ачык диалог форматында узды, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, район Башлыгы аларга тулы һәм киңәйтелгән җаваплар бирде. Чара истәлеккә фоторәсемгә төшү белән тәмамланды.