Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУсеннән Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе килде.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 16 февраленнән аномаль-салкын һава торышы урнашты, тәүлеклеклек һава температурасы нормадан 9-15% ка түбәнрәк, минималь температура -25..-30, аерым районнарда -37. Аномаль-салкын һава торышы республикада 2021 елның 25 февраленә кадәр сакланачак.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәш итә:
Көнкүреш электр приборларын һәм мичләрне, шулай ук кече яшьтәге балаларны өйдә дә игътибарсыз калдырмагыз!
Янган мичне карауны балаларга ышанып калдырмагыз.
Һәлакәтләр булмасын өчен машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл һәм җәяүлеләр хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, үзара әдәплелек күрсәтергә кирәк.
Өлкән яшьтәге кешеләргә урамда бозлыкта аеруча сак булырга, имгәнүләр булмасын өчен ашыкмаска, аяк астына карап атларга, таяк кулланырга кирәк.
Бозлавыкта таймый торган аяк киеме кияргә.
Өшү-туңудан сакланырга!
Һава температурасы – 6 С түбәнрәк булганда өшү куркынычы яный. Өшү дәрәҗәсе әйләнә-тирә мохит температурасына, салкында булу вакытына, һава дымлылыгына бәйле. Салкын һавада озаграк булган саен, өшү куркынычы зуррак. Өшегән кешенең тән температурасы 24º С тан түбән төшүе үлемгә китерергә мөмкин.
Мондый хәлгә эләкмәс өчен белгечләр җылы киенергә, урамда озак йөрмәскә, салкын һавага чыгар алдыннан исерткеч эчемлекләр кулланмаска киңәш итә. Исерек хәлдә булганда, кеше организмы һаваның түбән температурасына адекват рәвештә җавап бирә алмый - кеше салкынны сизми, димәк, тизрәк өши. Бик күп авыр өшүләр (үлем очракларына кадәр) салкын һавада исерек хәлдә йөрү нәтиҗәсендә килеп чыга.
Өлкән кешеләр һәм кечкенә балалар үзләренә аерым игътибар таләп итә. Мода артыннан игътибар белән күзәтүче яшьләргә шуны истә тотарга кирәк: модалы кием-салым без яшәгән климатка һәрвакыт туры килми. Шуңа күрә модага түгел, һава торышына карап киенергә кирәк.
Теләсә нинди бәла килгән очракта һәрвакыт «101,112» ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96