Нурлат тәрбиячеләре «Милли мультfest» кинофестивале финалына үттеләр

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

«Кояшкай» балалар бакчасы педагоглары «Милли мультfest» Республика балалар кинофестиваленең зона этабында катнаштылар һәм финалга уздылар.

Татар телен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән фестивальнең зона туры Зәй шәһәрендә узды.  Анимацион мультфильмнар, кыска метражлы фильмнар, анимацион компьютер уеннары номинациядә  14 район вәкилләре катнашкан. Фестивальгә килгән эшләрне ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР халык артисты Рамил Төхвәтуллин, «Татармультфильм» ның баш режиссеры Сергей Киатров составындагы жюри бәяләгән.

Нурлатлылар анимацион мультфильм (Рузилә Вәлиева, Чулпан Мортазина) һәм анимацион компьютер уеннарын (Әлфинә Алексеева, Лилия Вәлиева, Алия Мотыйгуллина) номинацияләрендә эшләр тәкъдим итеп, икенче номинация буенча финалга чыктылар. Ул апрельдә Казанда узачак. Гомумән, конкурс катнашучыларга үз тәҗрибәләрен тулыландырырга, яңа идеяләр белән шөгыльләнергә  көр кәеф туплау мөмкинлеге  биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International