Бикүлеләр гармунда халык көйләрен башкардылар

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Бикүле авылы мәдәният йортында ретро-концерт узды. Ул туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды.

«Гашыйкмын гармун моңнарына» концертын  гармунга кушылып борынгы татар халык җырларын башкаруга багышладык», – дип уртаклашты Бикүле мәдәният йорты җитәкчесе Тәнзилә Әгълетдинова.

Баянда Руслан Сәйфетдинов башкаруында яңгыраган халык көйләреннән тезмә,  Рамилә Сафиуллина, Нурсинә Садыйкова, Рушания Хөснуллина, Илдар Сәйфуллин башкарган җырларны, Илшат һәм Рәмзия Әһлиуллиннар башкаруында дуэтны тамашачылар алкышларга күмде.

Илдус һәм Лилия Мотыйгуллиннар инсценировка куйдылар. Авыл мәктәбе педагоглары Наилә Латыйпова, Зөлфия Мирсаетова һәм Зөлфирә Галиеваның чыгышы аеруча матур булды, алар талантлары белән генә түгел, гармунда уйнау осталыгы, милли костюмнар белән дә сокландырдылар.

Алып баручылар Мансур Әһлетдинов һәм Алинә Газизова авылдашларына уңай кәеф бүләк иттеләр. Кичәдә татар телендә  шигырьләр дә яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International