Чистай һәм Түбән Кама епископы фатихасы белән Нурлат благочиниесе безнең шәһәрдә беренче тапкыр православие яшьләре көненә багышланган бал үткәрәчәк. Ул февраль ахырында Халыклар дуслыгы йортында узачак.
Бал программасында - биюләр, тарихи биюләр буенча мастер-класс, концерт номерлары, фотосессия һәм башкалар.
Барлык теләүчеләр чакырыла. Иң мөһиме-этикетны үтәү һәм үз-үзеңне иркен тоту өчен өчен, игълан ителгән чараның дресс-кодына туры килгән киемнәр сайлау.