Узган ел Богдашкино авыл китапханәсе үз фондын 190га якын яңа китап һәм 147 вакытлы басма белән тулыландырды.
Бүгенге көндә фонд зурлыгы 4030 экземпляр тәшкил итә. Биредә иң актив китап укучылар – балалар, алар барлык массакүләм чараларда да теләп катнашалар, өстәл уеннары уйныйлар, уку залында яраткан журналларның яңа номерлары белән танышалар. Китапханә мәктәп һәм авыл мәдәният йорты белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли.