Нурлат районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуны билгеләп үттеләр

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

​​​​​ Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында төрле чаралар узды.

Михаил Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясендә әдәби-музыкаль кичә үткәрелде, анда укучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, Моабит дәфтәрләренең язмышы турында һәм газаплы җәзалаулар да, үлем куркынычы янавы да каһарман шагыйрьнең характерын сындыра алмавы турында мәгълүмат алдылар.

Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар, әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Шәһәрнең 8нче мәктәбендә герой-шагыйрьгә багышланган чараларга әзерлек алдан ук башланды. Истәлекле дата уңаеннан мәктәп укучылары туган тел укытучылары җитәкчелегендә презентация, альбомнар, китаплар күргәзмәсе әзерләделәр, шагыйрьнең күп кенә әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар. Шагыйрьнең туган көненә багышланган әдәби кичәдә татар, рус һәм чуваш телләрендә Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, ә 7Б сыйныф укучылары «Кызыл ромашка» шигырен сәхнәләштерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International