Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруны билгеләп үтү көне алдыннан «Нурлат-Яңа Тумба» маршруты буенча автойөреш оештырылды. Бу - «Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Нурлат район бүлеге» җирле иҗтимагый оешмасының тагын бер игелекле инициативасы. Аны район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, ДОСААФ, “Форпост” үзәге, “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлеге дә хуплады. Яңа Тумба авылы - Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Семен Александрович Семеновның туган җире. Иван Семенов 1984 елның 25 августында Әфганстанда хәрби биремне үтәгәндә һәлак була.
Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 32 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары якташлары сугышчы-интернационалистның кабер ташында фотография, шулай ук ул яшәгән йорт диварында истәлекле такта урнаштырды.