Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында терроризмга каршы комиссия утырышы узды, анда 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар турында фикер алыштылар. Чара ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында узды. Утырышта Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин да катнашты.