Иске Чаллыдан “Агыл, җыр” ансамбле республика фестивалендә лауреат булды

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Иске Чаллы авылының "Агыл, җыр" үзешчән сәнгать ансамбле Казанда XXX Республика А. В.Котков исемендәге рус хор музыкасы фестивалендә катнашып лауреат булды. Быел фестивальдә Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарыннан 40 тан артык иҗат коллективы, шулай ук Марий Эл, Удмуртия һәм Чувашиядән килгән рус коллективлары катнашты.

«Безнең коллектив гармунга җырлый һәм фестивальдә без нәкъ менә бу музыка коралы белән чыгышны тәкъдим итәргә булдык, «Җырла, гармун, уйна» җырын башкардык.

Һәм шунысы игътибарга лаек, без гармунга җырлаучы бердәнбер ансамбль булдык, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Александр Шувалов. Без бу фестивальдә беренче мәртәбә генә катнашмыйбыз, үз эшенең осталары белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу бик ошый».

Бүләкләү тантанасында ансамбльгә диплом тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International