Нурлат районы авылларында хуҗалыкларны үстерергә субсидияләр булыша

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Богдашкино авылының шәхси хуҗалыкларында бүгенге көндә 98 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 43 савым сыеры, 159 сарык һәм кәҗә, 1 ат.

Сөт һәм ит терлекчелеге юнәлешендә актив һәм нәтиҗәле эшләүче гаиләләр бар. Мисалга, Михайловларның хуҗалыгында 21 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шуларның 12се - савым сыерлары. Кашкаровларның шәхси хуҗалыгында 18 баш эре мөгезле терлек бар. Харитоновлар, Совковлар, Жуковлар, Хуриннар, Ибраһимовлар һәм Алексашкиннарда да терлекләр күп.

Авыл җирлеге башлыгы Алевтина Михайлова әйтүенчә, терлекләрнең баш саны дәүләт ярдәме чаралары нәтиҗәсендә, аз гына булса да, арта бара. Узган ел авыл халкы 178 880 сумлык субсидия алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International