Бала белән йортка муллык та килгән

2021 елның 14 феврале, якшәмбе

Нурлат районында 31 гаиләнең яңа ел теләкләре тормышка ашты инде.

Гыйнвар аенда алар гаиләдә тулылану белән бергә ана (гаилә) капиталына да хокук алдылар. Дәүләт ярдәме суммасын арттыру да алар өчен күңелле яңалык булган. Мисал өчен, Нурлатның беренче балалары туган 13 гаиләсенең бюджеты 483 882 сумга тулыланды. 18 гаиләгә икенче һәм аннан соңгы балалары туган өчен ана капиталы сертификаты бирелгән.

Шуны онытмаска кирәк, киләчәктә әлеге капиталны кредит акчаларын җәлеп итеп, торак сатып алу яки төзү, балаларны укыту һ.б. максатларга, шулай ук айлык түләүләр алуга яки ананың булачак пенсиясен формалаштыруга юнәлдерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International