Нурлатлыларны COVID-19га каршы вакциналаштыра башладылар

2021 елның 14 феврале, якшәмбе

Нурлат РҮХнә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның чираттагы партиясе-барлыгы 370 доза кайтты. «Спутник V» вакцинасы даруханәдә маркировка узган һәм чәршәмбе көннән  барлык теләүчеләргә прививка ясый башладылар.

Коронавирус инфекциясенә каршы прививканы 18 яше тулган һәркем ясата ала, - диде баш табиб урынбасары Татьяна Соренкова. - Вакциналаштыру схемасы шундый ук, 3 атна аралык вакыт белән ике аппликациядән тора.

Баш табиб урынбасары билгеләп үткәнчә, Нурлатта бары тик бер прививка пункты –сырхауханәдә 221 нче кабинет гына ачылган. Әмма иң элек 222 нче кабинетка яки үз участок табибыңа амбулатор карта белән керергә кирәк. Табиб кабул итүеннән соң анкета тутырыла һәм прививка ясатуга ризалык кәгазенә имза куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International