Нурлатның яшь йөзүчеләре җитезлектә, тизлектә һәм көчләрен сынауда ярыштылар

2021 елның 13 феврале, шимбә

"Тулпар" спорт сараенда Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидлары һәм ветераннары иҗтимагый оешмасы призларына ел саен үткәрелүче йөзү буенча турнир узды. Турнир Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару көненә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. Турнирны ачу тантанасында яшь спортчыларны Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидлары һәм ветераннары иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Сафиуллин, Г.С. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе җитәкчесе Илфат Гыймадиев, сугыш хәрәкәтләре ветераннары сәламләде.

«Шунысы куанычлы, истәлекле даталар - Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару һәм Ватанны саклаучылар көннәре уңаеннан узган турнирда, без аның 32 еллыгын билгеләп үтәбез, быел тагын да күбрәк спортчылар катнаша», - диде Ришат Сафиуллин, быел ярышларның өченче тапкыр оештырылуын билгеләп үтеп.

Йөзү буенча ярышларда 2005-2011 елгы һәм аннан кечерәк 60 ка якын яшь йөзүче катнашты. Алар брасс, ирекле стильдә һәм аркада йөзү стильләрендә үз  осталыкларын күрсәттеләр.

Көрәш нык  барды, һәр яшь категориясендә көчлеләр билгеләнде. Мисал өчен, менә инде берничә ел 2005-2006 елгы яшь йөзүчеләр арасында Роман Мещанкин һәм Салават Лотфуллинга тиңнәр юк.  Бу турнирда да алар икешәр комплект медаль яулады.

Алисә Силантьева өчен көч бирергә әбиләре Нина Александровна һәм Татьяна Андреевна, бабасы Сергей Васильевич килгәннәр.

"Алисә бик дулкынлана, шуңа күрә ярышларны ерактан гына күзәттек, аны соңгы ярыштан соң гына сәламләдек», – дип уртаклаштылар алар. Ә Алисә үз якыннарын сынатмады, өйләренә бүләкләр белән кайтып китте.

Йөзү буенча турнирның барлык җиңүчеләре һәм призерларына мактау грамоталары, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International