Нурлатта ел саен үткәрелә торган мини-футбол буенча турнир узды

2021 елның 13 феврале, шимбә

Бүген, 13 февральдә, "Тулпар" спорт сараенда Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидлары һәм ветераннары иҗтимагый оешмасы призларына мини-футбол буенча ел саен үткәрелә торган турнир узды. Турнир Әфганстаннан гаскәрләр чыгару көненә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.

Турнир башланыр алдыннан яшь спортчыларны Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидлары һәм ветераннары иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Сафиуллин, Г.С. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе җитәкчесе Илфат Гыймадиев, сугыш хәрәкәтләре ветераннары сәламләде. Күчмә кубоклар турнирның яңалыгы булды.

Быел истәлекле көннәр – Әфганстаннан гаскәрләр чыгару һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, безнең иҗтимагый оешма призларына мини-футбол буенча турнир өченче тапкыр үткәрелә, - диде Ришат Сафиуллин. - Быел без җиңүчеләр һәм призерлар өчен күчмә кубоклар әзерләдек. Җиңүче кубогы өч ел рәттән җиңүче командада калачак.

Ярышларда өч команда катнашты, турнир җиңүчесе исеме өчен 2010 һәм аннан да яшьрәк егетләр көрәште. Нәтиҗәдә, беренче урынны "Факел 1" командасы (тренеры Юрий Никитин) яулады.

Ике көн рәттән уңыш, - дип шатлыгын яшермәде команда капитаны Рәсүл Хәмидуллин. - Кичә без Алексеевскида беренче җиңүебезне яуладык, бүген – монда!

Иҗтимагый оешма әгъзалары тренерларны да билгеләп үттеләр, аларга истәлекле кружкалар бүләк иттеләр.

Спорт мәктәбе тренеры Юрий Никитинның юбилее чараның тагын бер күңелле вакыйгасы булды. Илфат Гыймадиев аңа изге теләкләр теләп Рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International