«Татарстан чаңгы юлы-2021» массакүләм чаңгы ярышларында мәктәп укучылары да, төрле яшьтәге өлкәннәр дә катнашты.
Нурлатлылар быел да «Ак барс»спорт Үзәге территориясендә оештырылган Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларына традиция буенча актив кушылдылар. Ачылу тантанасында аларны Нурлат муниципаль районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов сәламләде, ул үзе дә ярышларда катнашты һәм ир-атлар арасында VIP-узышта җиңүче булды.
Ярышның беренче катнашучылары булып 2011 елгы һәм кечерәк кызлар һәм малайлар булды. Алар 500 метр араны уздылар. Өлкәнрәк балалар һәм өлкәннәр, яшьләренә карап, 1-5 километр арада узыштылар. Барлыгы 23 старт бирелде. Гомумән алганда, яхшы, язгы җылы һава торышы спортчыларга үз осталыкларын һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә ярдәм итте.
Призерлар һәм җиңүчеләр оештыручылардан медальләр, грамоталар, «Россия чаңгы юллары» логотибы төшерелгән башмаклар, шулай ук спонсордан – «Муравейник» сәүдә йортыннан бүләкләр алдылар.