15 февральдә Людмила Рыбакова Татарстан Республикасында балигъ булмаган гражданнарга карата опека һәм попечительлек гамәлгә ашыруга кагылышлы сорауларга туры эфирда җавап бирәчәк.
2021 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Николаевна Рыбакова «Бердәм Россия» партиясе рәисенең региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсендә «Татарстан Республикасында балигъ булмаган гражданнарга карата опека һәм попечительлек гамәлгә ашыруның аерым мәсьәләләре турында» дигән тема буенча гражданнарны онлайн-кабул итү үткәрә. Региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең Instagram социаль челтәрендәге (opriemnaya116) аккаунтында турыдан-туры эфир 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр узачак.
Мөрәҗәгать иткән гражданнарны Skype (Priemnayaer116), WhatsApp (8-987-205-00-63), кайнар линия телефоннары аша кабул итү 10.00 сәгатьтә башлана: 8-800-216-00 (портал «Минем депутат»), (843)-238-10-00.
Туры эфирда һәм гражданнарны кабул итүдә катнашачаклар:
Волынец Ирина Владимировна-Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил,
Асадуллина Алсу Мөниб кызы-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары,
Хәбибуллина Диана Рәис кызы «Республика уллыкка алу, опека һәм попечительлек үзәге» дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе.
8(843) 238-10-00, 8(843) 292-93-34 телефоннары буенча алдан язылу һәм өстәмә мәгълүмат.