Нурлатта КВН уены узды

2021 елның 13 феврале, шимбә

Коллектив, предприятие һәм учреждение командалары арасында узган район конкурсы Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланды.

Нурлатта чираттагы КВН уены өчен «100 тел – 100 халык»  шундый тема сайлап алынган, анда 11 команда катнашкан.

Бу юлы белем бирү учреждениеләре коллективлары аеруча активлык күрсәтте. Катнашучылар арасында «Чыршыкай», «Тиенкәй», «Шатлык», «Буратино», «Бал корты», «Кыңгырау», «Әкият» балалар бакчалары, шәһәр гимназиясе, Нурлат аграр техникумы, Г. С. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе һәм «ТАГРАС-ЭнергоСервис» командалары бар иде. Тема гади генә булмаса да, катнашучылар көлкеле мәзәкләр, кызыклы сценарийлар уйлап тапканнар, ә иң мөһиме-сәхнәдә артистларча уйнадылар. Командаларга көч биреп торырга хезмәттәшләре, туганнары, якыннары килгән иде. Гомумән, уен кызыклы килеп чыкты, яхшы уңай кәеф, күтәренке рух, елмаю бүләк итте.

Нәтиҗәдә, КВН уенында аграр техникум студентларыннан торган «НАТс» командасы җиңүче булды, икенче урында - «ТАГРАС-ЭнергоСервис»ның  «Доживем до пятницы»командасы, өченче урында - шәһәр гимназиясенең «Класс» командасы.

Җиңүчеләрне һәм призерларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина котлады һәм кубоклар, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International