Халыкара китап бүләк итү көне алдыннан район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин «Китапны яратып бүләк ит» Бөтенроссия акциясендә катнашты һәм Нурлат җирлекара китапханәсенә символик бүләк тапшырды. Ул бүләккә уникаль тарихи басмалар тапшырды, алар арасында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында басылган «Татарстан шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре» өчтомлыгы да бар.
«Бу китапларның безнең китапханәдә лаеклы урын алачагына ышанам», – диде Алмаз Сәлимович. Бөтенроссия марафонында катнашу истәлеге итеп җирлекара китапханә директоры Роза Липатова аңа истәлекле язулы китап кыстыргычы бүләк итте. Акциянең төп максаты - китапның югары технологияләр чорында да бик яхшы бүләк булуын һәм шулай булып калуын күрсәтү.
«Китапларны яратып бүләк ит» акциясе безнең илдә бишенче тапкыр үткәрелә. Быел гына да аның кысаларында нурлатлылар җирлекара китапханәгә мең ярымлап кызыклы китап бүләк иттеләр, алар, һичшиксез, үз укучыларын табачак.