«Бердәм Россия» партиясенең депутатлар берләшмәләре әгъзалары районның 18 мәктәбендә кайнар аш белән тәэмин итүне тикшерде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән, район һәм шәһәр мәгариф учреждениеләренең башлангыч сыйныф укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итү эшен тикшерү дәвам итә. Нурлатта алар партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Алмаз Әхмәтшин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләймановның мәктәпләргә барып шәхсән 1-4 сыйныфта укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру белән танышуларыннан башланды.
Бу юнәлештә эш дәвам итә, бүгенге көндә 18 шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә тикшерүләр узды инде.
"Тикшерүдә ата-аналар комитеты әгъзалары да катнашты. Гомумән алганда, тикшерү узган мәктәпләрдә кайнар ризык санитар нормаларга һәм таләпләргә туры килә.
Балалар һәм ата-аналар азык-төлек һәм ризыкның сыйфатына дәгъва белдермиләр, мәктәпләрдә туклану расланган меню нигезендә оештырыла.
Порцияләрнең күләме дә таләпләргә туры килә», - дип билгеләп үтте Нурлат җирле бүлекчәсенең башкарма секретаре Ралия Ханеева. Шул ук вакытта шәһәр мәктәпләрендә яшелчәләрдән ясалган салатларны балалар бик үк яратып бетерми икән. Шуңа бәйле рәвештә "Бердәмроссиялеләр" балалар белән яшелчә ризыкларының файдасы, сәламәт һәм дөрес туклану турында әңгәмәләр үткәрергә кирәк, дип саный. Икмәк-күмәч әйберләре һәм камыр ризыклары белән тәэмин итү сроклары буенча да кисәтүләр булды. Ачыкланганча, камыр ризыклары ике көнгә бер тапкыр китерелә. Шуңа күрә заказ бирүне төзегәндә алар азык-төлек, икмәк-күмәч эшләнмәләре һәм буфет продукциясе белән тәэмин итү срокларын төгәл күрсәтергә тәкъдим иттеләр.