Бүген, 12 февральдә, Нурлат шәһәренең никахлашу Сараенда «Исем кушу» тантанасы узды. Чараның төп кунаклары агымдагы елның гыйнварында туган сабыйлар - Варвара Ишмулина, Арсений Ерепов, Майя Михеева, Валерий Улангина, Камилла Хәкимова һәм аларның әти-әниләре булды. Алар арасында яңа елда туган иң беренче сабый булып – 3 гыйнварда Варвара дөньяга килгән. Аның әти-әнисе Кирилл һәм Диана Ишмулиннар аны бөтен җирдә дә беренче булсын иде дип тели, чөнки яшь гаиләнең дә ул беренче шатлыгы. Ә менә Нурлаттан Ольга Ерепованың яңа туган улы - алтынчы баласы. Арсений - зур һәм тату гаиләдә дүртенче малай.
"Мин - зур гаиләдә туып -үстем, үземнең дә күп балам булуын теләдем, - дип уртаклашты Ольга Николаевна. - Өченче баланы көткәндә, борчылдым, авыр булыр дип уйлаган идем, бүген барысына да шатланам ".
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина нәниләрне һәм аларның әти-әниләрен әлеге шатлыклы вакыйга белән котлап, гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.