Нурлат муниципаль районы хатын-кызлар Советының «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»республика конкурсын үткәрү мәсьәләләре буенча беренче оештыру утырышы узды. Утырыш эше белән Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нәфыйгина җитәкчелек итте.
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсы эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә зур уңышларга ирешкән хатын-кызларны ачыклау һәм бүләкләү, гаилә, рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту һәм яңадан торгызу максатларында үткәрелә.
Конкурс 9 номинация буенча үткәрелә: «Хатын – кыз – ана», «Хатын – кыз – мәдәният һәм рухият», «Минем язмышым – минем һөнәрем», «Хатын-кыз – лидер», «Хатын – кыз – бизнес-леди», «Өченче буын герое», «Хатын-кыз-ел үрнәге», «Ир-ат-лидер», «Ир-ат-мәрхәмәтле йөрәк».