Нурлатлыларны республика Мөфтие Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр

2021 елның 12 феврале, җомга

Татар халкының телен, тарихын һәм милли традицияләрен саклауга зур өлеш керткән нурлатлылар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова да бар. Ул районыбызның иҗтимагый һәм коммерцияле оешмаларына соңгы өч ел дәвамында конгрессның җирле бүлекчәсе белән актив һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләре һәм шушы күркәм традицияне дәвам иттерүне теләп рәхмәт белдерде.

Рәхмәт хатына шулай ук район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов, мөхтәсибнең укыту мәсьәләләре буенча урынбасары Земфирә Мортазина, “Әкият” балалар бакчасы мөдире Фәйрүзә Якупова, шагыйрә, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Нурлат бүлеге җитәкчесе Фәүзия Мөхәммәтова, Кама арьягы һәм Нурлат шәһәре төбәк тарих музее коллективы лаек булды. Аларга истәлекле бүләкләрне "Минем гаиләм шамаиле" район күргәзмәсен ачу тантанасында тапшырдылар.

Шулай ук Рәхмәт хатлары белән Җирлекара үзәк китапханә һәм шәһәр Мәдәният сарае коллективлары да бүләкләнде. Шушы көннәрдә Әлфия Галәүтдинова аларны китапханә директоры Роза Липатовага һәм район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Рәзилә Әхмәдиевага тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International