Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУнән 2021 елның 12 февралендә көндезге сәгать12 дән кич  сәгать 6га  кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.

12 февральдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән бозлавык, юлларда көчле бозлавык көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәш итә:

  •  

Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә резина аслы яки очланган шипылы махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр Сез таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен чүмәшегез.

Ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

 

Җәяүлеләргә җәяүлеләр өчен билгеләнгән махсус урында гына урам аша чыгарга киңәш ителә.

Машина йөртүчеләргә:

 

  1. Автомобильдә хәрәкәт иткәндә мондый шартларда юл күчешләреннән, узып китүләрдән, узышулардан баш тартырга;
  2. Автомобильнең техник төзеклегенә, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;
  3. Кискен туктауларны булдырмаска кирәк. Туктау кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк;
  4. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә;
  5. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш;
  6. Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, юл чатларында һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм сөзәк урыннарда куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

 

  1. Урамнар һәм юлларны аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
  2. Җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына урам аркылы чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: начар күренү һәм юлның тайгак   булуы сәбәпле, машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
  3. Юл аша чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яисә җир асты җәяүлеләр кичүләреннән  файдаланырга;
  4. Трассада хәрәкәт итүче транспорт алдыннан каршы якка чыкмаска;
  5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә.

 

Бәла-каза очрагындаһәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационарһәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.

 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International