Бүген Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге белем бирү үзәгендә Нурлат районы имам-хатыйблары утырышы узды. Анда район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов, ТР Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге рәисе Габбас хәзрәт Кадыйров, шулай ук аксакаллар советы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов катнашты.
Утырышта күтәрелгән беренче мәсьәлә 12 апрельдә ТР мөфтиен сайлау һәм бу чарага барачак Нурлат районыннан делегатлар сайлау белән бәйле иде.
Район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелхановның бер тавыштан барлык имамнарны җибәрергә дигән тәкъдиме кабул ителде.
Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарих музее директоры Флюра Морзаханова районда экскурсия маршрутлары турында сөйләде, бик бай тарихлы Кизләү мәдрәсәсендә тәфсилләп тукталды. Утырышта аңа мәдрәсә статусын кайтару тәкъдиме әйтелде.
Имамнар татар телен өйрәнү һәм милли традицияләрне саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.