Эш бирүчеләр электрон хезмәт кенәгәләрен беренчел тутыру өчен мәгълүматларны 2021 елның 15 февраленнән дә соңга калмыйча тапшырырга тиеш.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2021 елның 15 февраленнән дә соңга калмыйча эш бирүчеләргә Россия Федерациясе Пенсия фонды органнарына хезмәткәрләргә карата соңгы кадрлар чарасы турында үткән елның 1гыйнварына булган хезмәт эшчәнлеге турында (СЗВ-ТД формасы буенча) белешмәләрне тапшырырга кирәклеген искә төшерә.
Күрсәтелгән белешмәләр 2020 ел дәвамында бер генә кадрлар чарасы да үткәрелмәгән хезмәткәрләр һәм хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлап алу турында гариза тапшырмаган хезмәткәрләргә бирелергә тиеш (ягъни СЗВ-ТД формасы күрсәтелмәгән).
Шулай ук 15 февральгә кадәр кадрлар чаралары 2021 елның гыйнварында үткәрелгән хезмәткәрләргә хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат тапшырырга кирәк (тиешле боерык чыкканнан соң икенче көнне тапшырыла торган «кабул итү» һәм «эштән азат итү» чараларыннан тыш). Күрсәтелгән хезмәткәрләргә СЗВ-ТД формасында шулай ук узган елның 1 гыйнварына булган торышына кадрлар чарасы турында мәгълүматны күрсәтергә кирәк.